Игорь Шувалов Чаллыда тест полигонында «Атом» электромобилен сынап карады
ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә булды, анда аңа төнге зарядлы КАМАЗ-6282 электробусын һәм «Атом» платформасын тәкъдим иттеләр. Ул электрокарны тест полигонында сынап карады. Видеоны дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте телеграм-каналында куйган.
«Яхшы хисләр, проект булачагын тою!» - дип билгеләп үтте Шувалов.
«Атом» - «Кама» компаниясе эшләгән Россия электромобиле проекты. Хәзер ул серияле җитештерүне башлау өчен җибәрү-көйләү эшләрен башлауга әзерлекнең финал стадиясендә. Узган елның көзенә электромобиль платформасының серияле версиясенең 13 данәсе ясалды. Сынаулар 2024 елның уртасына кадәр үткәреләчәк.
«Атом»ның тиз заряд алуы иң кызыклы үзенчәлекләреннән берсе булып тора. Ул 100 км юл өчен 8 минутта заряд алачак», - дип билгеләп үттеләр ВЭБ. РФ дәүләт корпорациясендә.
Элегрәк «Ростех» генераль директоры Сергей Чемезов декабрь ахырында Президент Владимир Путин белән очрашу вакытында «Атом» электромобиленең тәҗрибә үрнәге 2024 елда әзер булачак, ә серияле чыгарылыш 2025 елда көтелә, дип сөйләде.
Анда Россиядә җитештерелгән операция системасы кулланылачак, ә 2030 елга электрокарларны пилотсыз итеп ясарга планлаштыралар.
Шулай ук ВЭБ.РФ рәисе автошәһәргә сәфәрендә Чаллының 2 производствосында булды, алар «Мастер» Кама индустриаль паркында урнашкан.