Красноярск крае мөселманнары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм җыя
Красноярск крае мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыюны һәм җибәрүне дәвам итә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу юлы мәхәллә кешеләре һәм хәйриячеләр ярдәме белән 200 кг җылы кием, хәрбиләр өчен одеяллар җыелган. «Туган ил иминлеге өчен изге эштә катнашкан һәм катнашуын дәвам итүчеләргә рәхмәт белдерәбез», - диде Красноярск крае мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте хәйрия бүлеге җитәкчесе Рәйсә Кутузова.
Гуманитар ярдәм җыю өзлексез дәвам итә. Хәзер хәрбиләргә җылы әйберләр (оекбаш, перчатка, бияләй, эчке кием), одеяло һ.б. кирәк», - диелгән Красноярск крае мөселманнарының Бердәм диния нәзарәтенең хәйрия бүлеге хәбәрендә.