Татарстан синоптиклары кабат буран һәм күз күреме начарлануы турында кисәтә
Иртәгә, 4 февральдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якшәмбе көндез урыны белән республикада кабат буран, күз күреме 1000 метр һәм аннан да азракка начарланырга мөмкин. Моннан тыш, кайбер районнарда көчле җил көтелә, секундына тизлеге 15 метр фаразлана.
Төбәктә төнлә һава температурасы -7..-12 градус, аязганда -15 градуска кадәр була. Казанда төнлә -9..-11 градус, аязганда -14 градуска кадрә фаразлана.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә Татарстан шәһәрләрендә кар чистарту буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр күп булуын әйтте һәм күп кар яуганда авылларда уңайлы шартлар тәэмин итәргә йөкләде.