2-3 февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үткән «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының быелгы җиңүчеләре билгеле. Командалар арасында беренче урынны Лаеш районы яулады. Икедә – Теләче, өченче урында – Әлмәт районы командалары.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Шәхси беренчелектә җиңгән көрәшчеләр традицион рәвештә чигелгән сөлге, медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. Беренче урын иясе – 100 мең, икенче урын – 70, өченче урын алучы көрәшчеләргә 50 мең күләмендә бүләк тапшырылды.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган 61 нче тапкыр уздырылучы турнирның быелгы җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.
60 кг үлчәү авырлыгы:
Алексей Абрамов (Лаеш)
Рубин Раджабов (Әлмәт)
Ильяс Йосыпов (Балтач), Ленар Әүхәдиев (Балтач)
65 кг үлчәү авырлыгы:
Илнар Закиров (Чистай)
Алмаз Миңнехуҗин (Казан, Зилант)
Рәсим Хаҗиев (Әлмәт), Райнур Фәйзрахманов (Казан, Зилант)
70 кг үлчәү авырлыгы:
Ислам Фәләхов (Алабуга)
Илназ Рамазанов (Лаеш)
Илнар Муллахмәтов (Балтач), Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш)
75 кг үлчәү авырлыгы:
Динар Кәримуллин (Лаеш)
Булат Гадершин (Чистай)
Мөнир Галләмов (Теләче), Камил Хаҗиев (Әтнә)
80 кг үлчәү авырлыгы:
Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
Айнур Нургалиев (Мамадыш)
Инсаф Кәримуллин (Арча), Рамиз Исрафилов (Кукмара)
85 кг үлчәү авырлыгы:
Рүзәл Тимергалиев (Лаеш)
Фаяз Зарипов (Казан, Зилант)
Инсаф Мөбарәкшин (Арча), Илгизәр Галимуллин (Балтач)
90 кг үлчәү авырлыгы:
Азат Гәбдрәшитов (Чаллы)
Рөстәм Сәлахов (Чаллы)
Рамил Мөхәммәтов (Теләче), Ранис Галимуллин (Лаеш)
100 кг үлчәү авырлыгы:
Булат Мусин (Чистай)
Егор Такарлыков (Чаллы)
Айгиз Зәйнетдинов (Теләче), Илнар Галимов (Чаллы)
115 кг үлчәү авырлыгы:
Раил Нургалиев (Теләче)
Марат Миначев (Казан, Зилант)
Айнур Сыртаев (Чистай), Рифат Ахунҗанов (Саба)
130 кг үлчәү авырлыгы:
Радик Сәлахов (Зәй)
Раил Мараков (Теләче)
Ирек Шәяхмәтов (Әлмәт), Ринат Дәүләтшин (Кукмара)
130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:
Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)
Муса Галләмов (Лаеш)
Эдуард Җәләлиев (Саба), Константин Морозов (Түбән Кама)