Актаныш җитәкчеләре махсус операциядәгеләрнең гаиләләренә утын әзерләү өмәсендә катнашкан
Бүген Актаныш районы җитәкчеләре, аерым алганда, хакимият, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре һәм җирлек башлыклары утын кисү өмәсенә чыкты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Утын махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә әзерләнә.