Кукмарада 91 миллион сумга чаңгы-роллер трассасы төзеләчәк
Кукмарада чаңгы-роллер трассасын төзүгә 91,7 миллион сумнан артык акча юнәлдерергә ниятлиләр. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Тендер документларыннан күренгәнчә, трассаның озынлыгы 1661 метр тәшкил итәчәк һәм аның 35 борылыш почмагы булачак. Хәрәкәт бер яклы гына булыр дип көтелә. Трасса төзегәндә тыгыз асфальт-бетон кулланылачак.
Трассаның төп өлешенең киңлеге – 4,5 метр, юл кырыеның киңлеге 0,5 метр тәшкил итәчәк. Болардан тыш, тротуар ясау да каралган. Борт ташлары, корычтан эшләнгән юл киртәләре һәм култыксалар урнаштырылачак.