Владимир Путин «Ватан сакчылары» фондының функцияләрен киңәйтте
РФ Президенты Владимир Путин үзенең указы белән «Ватан сакчылары» фондының функцияләрен киңәйтте. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Аерым алганда, фонд хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру, махсус хәрби операция ветераннарына аларга тиешле ташламалар турында мәгълүмат бирү, үз опекасындагы кешеләрнең аларга күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары, шулай ук башка хезмәтләрнең тулылыгы һәм сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен мониторинглау белән шөгыльләнәчәк.
Моннан тыш, оешма «ирекле милек кертемнәре һәм иганәләр рәвешендә алынган», шулай ук башка бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителгән акчаларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия һәм башка оешмаларга күчерә алачак.
Шулай ук фонд эшчәнлеген тәэмин итү өчен махсус мәгълүмати система булдырылачак. Аның рәисенә күзәтүчеләр советы тарафыннан расланган оешманың эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Президентка еллык хисап тәкъдим итәргә туры киләчәк.
Шушы ук указ нигезендә попечительләр советы рәисе итеп РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков урынына Росфинмониторинг җитәкчесе Юрий Чихнанчин билгеләнде.
Шуның белән бергә, фондның попечительләр һәм күзәтүчеләр советлары составында да үзгәрешләр булды. Попечительләр советына шул исәптән Россиянең элеккеге Премьер-министры, РФ Юристлар ассоциациясе рәисе Сергей Степашин да кертелде.