Лениногорскида Гаилә елын рәсми рәвештә ачтылар
Лениногорск үзәк китапханәләр челтәре рәсми рәвештә Гаилә елын тантаналы итеп Зеленая Роща китапханәсендә ачты. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Ул көнне Зеленая Роща китапханәсендә чыннан да өй җылысы хакимлек итте. Авыл ул үзе дә бер гаилә сыман, эшләрне киңәшеп, авыл җыеннары үткәреп башкаралар. Гаилә булгач, аның хуҗасы да бар, ул – авыл башлыгы Артемий Потапов. Тантаналы чараны ул ачып җибәрде, барысына да уңышлар һәм гаилә бәхете теләде.
Чараны алып баручылар: китапханә мөдире Әлфия Хафизова белән китапханәче Оксана Мөхәмәтҗанова сценарийның бар ягын да уйлап төзегән. Чарада дүрт гаилә катнашты: Шәрифуллиннар, Пантюхиннар, Салаховлар, Масагутовлар. Аларның һәрберсе озын тормыш юлы үтеп, авырлыкларда сыналган, ләкин сынмаган гаиләләр. Алар үзләренең гаилә тарихларын сөйләде.
Балалар бакчасы мөдире Резеда Минязева бакчадагы балалар белән килеп, котлаулар ирештерде, балалар шигырьләр укыды.
Зеленая Роща мәктәбе директоры Анна Анисахарова шулай ук чарада катнашты, котлады. Ә укучылар чыгышы барысына да ошады.
Шулай ук Спиридоновкадан килгән ансамбль җырлар башкарды. Ә Зеленая Роща мәдәният йорты директоры Зәйнәп Хәсәнова һәм сәнгать җитәкчесе Ольга Потапова бию бүләк итте.
Зеленая Роща китапханәсе Лениногорскидан килгән кунакларны ипи-тоз белән каршы алды. Аларга да сүз бирелде. Үзәк китапханәнең милли бүлегеннән Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова җыр башкарды.
Фото: Зеленая Роща китапханәсеннән