Татарстан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте 2023 елга нәтиҗә ясады
Казанда Татарстан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте пленумы утырышы узды. Пленум эшендә Татарстан «Динамо» спорт җәмгыяте рәисе һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук башка министрлыклар, ведомстволар, «Динамо» клублары җитәкчеләре, Татарстан спортчылары һәм тренерлары катнашты.
Пленумда «Динамо» җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин спорт җәмгыятенең узган 2023 елгы эшчәнлеге һәм 2024 елга бурычлары турында хисап тотты.
«Ел «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгын бәйрәм итү билгесе астында узды. Җәмгыять физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда актив ярдәм итүгә, спортның хезмәт-гамәли төрләрен, югары казанышлар спортын, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм ветераннар хәрәкәтенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бурычларны хәл итүне дәвам итте», - диде Салават Гайсин.
Үз чиратында РФ атказанган тренеры һәм «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова Россиянең яңа төбәкләрендә спорт-гуманитар миссия турында сөйләде.
«Агымдагы елның уртасыннан башлап без командабыз белән Татарстан Республикасына беркетелгән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә гуманитар-спорт юнәлеше буенча эшли башладык», - дип аңлатты Ольга Павлова.
Аның сүзләренчә, беркетелгән шәһәрләрдәге балалар «Динамо» спорт хәрәкәтенә актив кушыла.