Казанда «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезоны төшереләчәк
Татарстан Милли китапханәсендә 13-16 февраль көннәрендә «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезоны төшереләчәк. Проектны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты гамәлгә ашыра. Бу хакта әлеге бәйгенең оештыру комитеты хәбәр итә.
Проектның җиңүчесе, шулай ук ике призеры Казан федераль университетының «Төрки халыклар тарихы» профиленә укырга керүдә өстенлекле хокукка ия булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Тархан» телепроектының планлаштырылган 1/8 финалы монгол чорына кадәр Россия һәм Татарстан тарихы һәм мәдәнияте темасына булачак. 1 ⁄4 финалда катнашучылар исә Федор Шаляпинның тормыш юлына һәм Казан федераль университетының 220 еллык тарихына «чумачак».
Әлеге конкурсның финалы беренче тапкыр Болгар шәһәрендә узачак. Катнашучыларны әзерләү һәм бәйге турында тулырак телепроектның рәсми сайтында белергә мөмкин.