Татарстан икътисад министры Зәйгә сәфәрендә яшь буыннар өчен мөмкинлекләр белән танышты
Зәйгә Татарстан Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде. Бу турыда «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Зәйдә муниципаль район Советының узган елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнарга багышланган йомгаклау сессиясе алдыннан кунаклар Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә булды. Биредә тудырылган мөмкинлекләргә югары бәя бирделәр.
Шулай ук яңа төзелгән «Дулкын» бассейны да яхшы тәэсирләр калдырды. Укучылар, яшь спортчылар белән аралашудан, аларның тудырылган шартлардан кинәнеп файдалануын күреп куандылар.
«Иң мөһиме яңа объектлар киләчәк буын өчен файдалы булсын», — диде министр.
Татар гимназиясендә балаларның туклануын бәяләү өчен укучыларга әзерләнә торган ризыкларны татып карау мөмкинлеге булдырылды. Ризыкларны тәмләп караучылар мәктәп ашына югары бәя бирде.