Марттагы сайлауларда Татарстанда «Мобиль сайлаучы»дан рекордлы санда кеше файдаланачак
Бүгенге көндә 10 меңнән артык татарстанлы Россия Президентын сайлау вакытында «Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән файдалануга гариза биргән. Бу инде рекордлы күрсәткеч. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев дәүләт республика телерадиоканалларында эфир вакытына жирәбәдә хәбәр итте.
«Инде 10 мең татарстанлы файдаланган. Әлеге хезмәтне гамәлгә ашыру тарихында беркайчан да әле мондый сан булмаган. Без гражданнарга бу — уңайлы, системаны алга таба да үстерергә планлаштырабыз, дигән мәгълүмат җиткерә алдык», – дип белдерде спикер.
«Мобиль сайлаучы» хезмәте кешегә сайлауларда үз сайлау участогында түгел, ә үзенә уңайлы булган сайлау урынында тавыш бирергә мөмкинлек бирә, дип аңлатты ул.
Россия Федерациясенең Президентын сигезенче сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат кертелгән: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).