Фазлыева, Погодин һәм тагын биш татарстанлы «Сугышта ярдәм күрсәткән өчен» медаленә лаек
Медицина хезмәте генерал-майоры Олег Калачев татарстанлыларга Россия Саклану министрлыгының «Сугышта ярдәм күрсәткән өчен» медален тапшырды. Бүләкләү тантанасы Хөкүмәт йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
«Бүләкләрне хәрби хәрәкәтләр алып бару шартларында медицина ярдәме күрсәтүдәге шәхси хезмәтләре, шулай ук саклану өлкәсендә сугышчан бурычларны үтәгән вакытта медицина тәэминатындагы уңышлары өчен медицина хезмәте генерал-майоры Олег Калачев тапшырды», - диелә хәбәрдә.
Медальгә лаек булган татарстанлылар арасында махсус операциягә мобилизацияләнгән медицина хезмәткәренең әнисе, «Җылы янәшәдә – Татарстан табибларына» инициатив төркеме җитәкчесе Ирина Горбунова, «Җиңү өчен чын йөрәктән» инициатив төркемен гамәлгә куючыларның берсе Олег Акимов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, шулай ук Олег Әкбәров, Сергей Погодин, Рамил Тураев һәм Рөстәм Хәйруллин бар.