Рөстәм Миңнеханов Иранның Исфахан провинциясе губернаторын KazanForum га чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Исфахан - Татарстан» эшлекле форумыннан соң Исфахан провинциясе губернаторы Сейед Реза Мортазави белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мин Исфаханда әле беренче тапкыр. Бай тарихка һәм мәдәнияткә ия провинциягез миндә зур тәэсир калдырды», - диде Миңнеханов һәм чакырган өчен рәхмәт әйтте.
Ул шулай ук Тәһранда узган очрашулар (шул исәптән Иран Ислам Республикасы Президенты Сейед Эбрахим Раиси белән) турында сөйләде.
Татарстан Рәисе Исфаханның илнең зур сәнәгать үзәге булуын билгеләп үтте. «Сездә текстиль, металлургия, химия, нефть эшкәртү, электр техникасы, авиация һәм автомобиль, фармацевтика, шулай ук авыл хуҗалыгы тармаклары яхшы үсеш алган. Без Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында безнең төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне югары бәялибез. Бүгенге шартларда безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең кыйммәте һәм актуальлеге тагын да арта», - диде Миңнеханов.
Ул Исфахан губернаторын җавап визиты белән «Россия – Ислам дөньясы: Kazan-Forum» Халыкара икътисади форумына чакырды, аның кысаларында ике ил төбәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мөмкинлеге туачак.
Очрашуда Татарстан һәм Исфахан кайбер төп юнәлешләр буенча эшли алыр дигән уртак фикергә килделәр. Алар – сәүдә-икътисади делегацияләр белән алмашу, сәнәгать продукциясе белән үзара тәэмин итү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәм барыннан да элек хәләл азык-төлек җитештерү өлкәсендәге хезмәттәшлек, Каспий диңгезе аша товарлар экспорты һәм импорты өчен логистиканы оештыру, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм уртак туристик потенциалны ачу.
Иранга эш сәфәре ахырында Рөстәм Миңнеханов провинциянең медицина кластеры эше белән танышты һәм Исфаханның медицина шәһәрчегендә булды.
Искәртеп узабыз, республика җитәкчесе Иранга эш сәфәре белән 13 февраль кичендә килде. Ул Тәһранда Иранның нефть министры урынбасары Мохсен Ходжастемехр белән очрашты, Иран Ислам Республикасы сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры Аббас Алиабади белән тышкы сәүдәне үстерү һәм товар әйләнешен арттыру мәсьәләләре хакында фикер алышты, шулай ук Иран Ислам Республикасы икътисад һәм финанслар министры Эхсан Хандузи белән хезмәттәшлек перспективаларын карады.