Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе Рамазан ае уңаеннан иҗади бәйге оештыра
Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбендә «Рамазан алдыннан» бәйгесе башлануы турында игълан иттеләр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге үз эченә ике номинацияне ала:
- мөбарәк Рамазан тематикасына кул эше;
- изге Рамазан аена багышланган гаилә шигъри бәйгесе.
Беренче номинация шартлары буенча, кул эшләре үз куллары белән ясалырга, сыйфатлы итеп, фото һәм видеога төшерелергә тиеш. Аларны Рамазанның беренче көненнән дә калмыйча WhatsApp кушымтасыннан +7-927-159-48-21 номеры аша җибәрергә кирәк.
Икенче номинациядә катнашу өчен гаилә белән берлектә тематик шигырь язарга кирәк (барлык эшләр дә плагиатка тикшереләчәк). Аннары видеога аны укыганны төшерергә, һәм шигырьнең текстын да салырга кирәк. Конкурс эшләре 2024 елның 5 мартына кадәр кабул ителә.
Бәйгедә Саратов шәһәрендә яшәүчеләр катнаша ала.
Иң яхшы иҗади эшләр Саратов Ислам комплексында Рамазан аеның тантаналы очрашуында укылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый иҗади конкурслар традицион рәвештә Корбан бәйрәме уңаеннан үткәрелә, малайлар һәм кызлар анда шатланып катнаша, диелә хәбәрдә.