Эшмәкәрләр Буа районында «Кеше приюты» һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты
Буа районында «Кеше приюты» ноктасы ачылуга бер ел булды. Аны ачучылар, аның уңышлы эшләвенә тырышлык куючылар, мохтаҗларга кайнар ризык пешереп торучы һәм таратучылар, приютның эшен халыкка хәбәр итеп торучылар, мәдрәсә һәм «Илһам» дини үзәгенә бәһасез ярдәм итүче эшмәкәрләрнең җыелышы булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәнге якта килгән кунаклар приют эшчәнлеген карады, аннан «Илһам» дини үзәгенә кереп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шөгыльләнүләрен күреп, тәхфиз үзәген карап чыкты. Алар мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты, шәкертләр белән әңгәмә корды.
Җыелышны мәдрәсә директоры Илмир хәзрәт Хәсәнов алып барды. Ул эшмәкәрләргә рәхмәтләрен җиткерде. Алдагы көнгә булган проектлар белән таныштырды. Приютның кураторы Азат Гайнетдинов җыелган кунакларга теләкләрен ирештерде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Килгән кунаклар җыелыш барышында бик актив катнашты. Киләчәк проектларга карашларын белдерделәр, үз фикерләрен җиткерделәр