«Киләчәк уеннары»нда «Ак Барс» командасы фиджитал-хоккейның ярымфиналында төшеп калды
«Ак Барс» 23 февраль көнне өченче урын өчен көрәшәчәк.
Казанда халыкара «Киләчәк уеннары»ның фиджитал-хоккей буенча ярымфиналында Татарстанны тәкъдим итүче «Ак Барс» командасы «Liga Pro Team» командасына оттырды. Фиджитал-хоккей буенча ярышлар «Татнефть Арена»да үтә.
Фиджитал-хоккейның беренче өлеше булган приставка уенында «Liga Pro Team» командасы өстен чыкты. Икенче өлеш – бозда хоккей уйнауда «Ак Барс» исәпне тигезләп, 8:8 итте. Финалист команда буллитларда ачыкланды. «Liga Pro Team» буллитарны 2:1 исәбе белән отты.
Өченче урын өчен һәм финал ярышлары 23 февральдә «Татнефть Арена»да узачак.