Путин: Дүрт Ту-160М Кораллы көчләргә тапшырылды
Сергей Горбунов исемендәге Казан авиация заводында җитештерелгән дүрт стратегик бомбардировщик-ракета йөртүче ТУ-160М Россия Кораллы көчләренә тапшырылды. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгатендә хәбәр итте.
«Шушы көннәрдә Казанда Кораллы Көчләргә дүрт Ту-160М ракета йөртүче тапшырылды», — диелә дәүләт башлыгының Кремль матбугат хезмәте тарафыннан урнаштырылган котлавында.
Сүз тирән модернизацияләнгән стратегик бомбардировщик-ракета йөртүчеләре турында бара. Аларны Президент 21 февральдә Казан авиация заводына килгәч караган иде. Шул вакытта ул әлеге очкычларның берсе кабинасына менде, бомбардировщикны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хөрмәтенә атарга тәкъдим итте.