Балалар шагыйре Ринат Мәннанны соңгы юлга озаттылар
Балалар шагыйре Ринат Мәннанны соңгы юлга озаттылар.
«Ринат Мәннан 1 нче категорияле табиб иде. Бу зур профессионал дигән сүз. Гомере буе табиб булып эшләп, татар әдәбиятында да үз эзен калдырды. Бу татар әдәбиятының, татар мохитенең зур югалтуы. Хәтердә озак сакланырсың, Ринат!» – диде шагыйрьне озату мәрасимендә Татарсатн Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал.
Ринат Мәннанны соңгы юлга озату мәрасиме Себер тракты урамында урнашкан Судмедэкспертиза бинасының Матәм залында узды. Шагыйрьне соңгы юлга озатырга туганнары, язучылардан Тәлгать Галиуллин белән Фәүзия Солтан, Ринат Нуруллин килгән иде.
«Без күршеләр идек аның белән. Еш күрешмәсәк тә, очрашып тора идек. Безнең сүзебез бары тик әдәбият турында гына бара иде. Татар халкының язмышы, аның киләчәге турында, әдәбияты турында матур гына, ипләп кенә сөйләшеп утыра идек», – дип искә алды аксакал әдип Тәлгать Галиуллин.
Ринат Мәннан Самосырово зиратына җирләнде.
- Язучыга 78 яшь иде.