Казан шәһәре мөселманнарын Бәраәт кичәсенә чакыралар
24 февральдән 25 февральгә каршы кичтә бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Бәраәт кичәсен билгеләп үтәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шимбә көнне, ахшам намазыннан соң, Казанда Апанай мәчетендә Бәраәт кичәсенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу көнне мәчеткә җыелган халыкка Бәраәт кичәсенең, нәфел гыйбадәтләрнең фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм салаватлар укылачак.
Кичәгә Апанай мәчете мәхәлләсе, шулай ук Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары чакырыла, диелә хәбәрдә.