Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруда үз илебез технологияләрен активрак кертергә өндәде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруда үзебезнең технологияләрне гамәлгә кертү һәм кече нефть компанияләре белгечләренең компетенцияләрен арттыру буенча эшне активлаштырырга өндәде. Бу хакта ул оешма җитәкчеләре белән киңәшмәдә әйтте. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук кече нефть компанияләре белгечләре өчен семинарлар оештырырга тәкъдим итте, анда нефть чыгаруда үз илебез технологияләре презентациясен үткәреп булыр иде. Бүгенге көндә тармакның планлы эшен тәэмин итү, бораулау күләмен һәм чыганакларны төзекләндерү, юллар һәм башка инфраструктура объектлары төзү буенча эш темпларын саклау мөһим бурыч булып тора.
Шулай ук Татарстан Рәисе нефтьчеләргә яшь геологлар хәрәкәтенә ярдәм иткән һәм яшь геологлар республика олимпиадаларын уздырган өчен рәхмәт белдерде.
«Геологлардан башка безнең перспектива юк», - диде һәм 2023 елда Әлмәттә Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасында өч призлы урынны да Татарстан укучылары алуын искәртте ул.