Рөстәм Миңнеханов туган көне белән котлаганнары өчен рәхмәт әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов туган көне белән котлаганнары өчен рәхмәт әйтте. Искәртеп узабыз, бүген республика җитәкчесенә 67 яшь тулды.
«Кадерле дуслар! Һәммәгезгә дә хәерле көннәр. Бик зур рәхмәт сезгә. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә икеләтә кайтсын», – диде республика җитәкчесе телеграм-каналындагы видеода.
Рөстәм Миңнеханов ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. 1978 елда «авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Саба районы «Авыл хуҗалыгы техникасы» берләшмәсендә инженер-диагностик вазифасында башлый. 1985-1990 елларда Арча районында эшли. Анда район кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе, район Башкарма комитеты рәисе, район хакимияте башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.
1993-1996 елларда Рөстәм Миңнеханов Биектау районы хакимиятен җитәкли. Аннары Татарстан финанс министры булып эшли. 1998-2010 елларда республика Премьер-министры вазифасын били. 2010 елдан республиканы җитәкли.