Кондратьев: Март сайлауларында Татарстан аз хәрәкәтләнүчеләр өчен уникаль шартлар тудыра
Март аенда Россия Президентын сайлауда Татарстанда аз хәрәкәтләнүче сайлаучылар төркемнәре өчен уникаль шартлар тудырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Без сайлаучыларыбызга участокларда һәм өйдә тавыш бирү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», — диде ул.
Спикер искәрткәнчә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән өстәмә килешү төзегән. Бу атнадан башлап республикада «Информ-УИК» проекты кысаларында сайлаучыларның өйләренә йөрү башланды. Бу йөрүләргә гражданнарның өйдә тавыш бирү ихтыяҗларын ачыклау максатыннан социаль хезмәткәрләр дә кушылды. Алар сайлаучыларга моның өчен гариза бирергә кирәклеген әйтәләр.
«Сайлаучы өйдә тавыш бирү турында гаризаны 17 март көненең 14.00 сәгатенә кадәр яза ала. Шулай итеп өйдә тавыш бирү тәэмин ителәчәк», - диде Кондратьев.
Күрү сәләте начар булган татарстанлылар өчен Брайль шрифты белән махсус трафаретлар тиражы ясалган. Моннан тыш, сайлау участокларында аз хәрәкәтләнүче начар ишетә торган инвалидларга ярдәм күрсәтеләчәк.