Австриянең элеккеге тышкы эшләр министры Россиягә күченде
Австриянең элекке тышкы эшләр министры Карин Кнайсль Россиягә күченүен хәбәр итә. Киләчәктә ул илнең көнчыгышында йорт төзергә уйлый, диелгән ТАСС хәбәрендә.
Мондый белдерүне Кнайсль Бөтендөнья яшьләр фестивалендә ясаган. Үзенең бу илне сайлавын ул Россияне «чын мәгънәсендә ирекле ил» дип санавы белән дәлилләгән.
Карин ханым «мин Россиянең көнчыгышында йорт төзергә теләгән бер урынны карап куйдым, анда яшәп калырга телим, мин шәһәр кешесе түгел», дип белдергән. Шулай ук элекке министр рус телен өйрәнүен һәм аны камилләштерүен дәвам итүен әйтә.
Бөтендөнья яшьләр фестивале «Сириус»та 7 мартка кадәр дәвам итәчәк. Кичә Россия Президенты Владимир Путин анда катнашучыларга видео мөрәҗәгать җибәрде.