Самарада өлкә ифтар-мәҗлесе 20 мартка билгеләнгән
Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте 2024 елның 20 мартында Изге Рамазан аенда Самара өлкәсе ифтар-мәҗлесе узачагы турында хәбәр итә. Аны уздыру «Солидарность Самара Арена» стадионында планлаштырылган (Демократик урамы, 57, 4нче керү урыны). Ифтар сәгать 17.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.
Чараны Айрат Заһриев (Мәскәү шәһәре) алып барачак. Чакырылган кунаклар арасында мөнәҗәтләрне башкаручы — «Рухи моң» дуэты, Татарстанның атказанган артистлары М.Вәгыйзов, М. Галимов бар.
Дини чарага чакыру билетлары буенча керү каралган. Чакыру билетларын чараны оештыручылардан, шулай ук Самара шәһәре, Иске Загорь урамы, 54 адресы буенча урнашкан Җәмигъ мәчетенә мөрәҗәгать итеп алырга була, диелгән хәбәрдә.