Куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан кыйналуы хәбәр ителгән активист Дим Дәүләткилдинне җәйгә кадәр тикшерү изоляторында калдырганнар
Ул Уфа тикшерү изоляторында 17 июньгә кадәр калачак. Активистны тоткарлаулары турында 22 гыйнварда билгеле булды. Элегрәк Дәүләткилдиннең туганнары аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын сөйләгән иде. Аның авыр хәлдә булуы әйтелде.