Мәскәүдә яшьләр ифтары үткәрү өчен ярдәм җыялар
Рамазан ае якынлашып килгән көннәрдә, мөселманнарның яңа бергәлеге – MosMuslim командасы изге гамәлләр кылу өчен Мәскәүнең мөселман яшьләрен берләштерергә омтыла һәм башкалада формаль булмаган очрашулар, яшьләр катнашында ифтарлар үткәрә башлый. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шундый чараларның беренчесе 16 мартта Татар мәдәнияте үзәгендә узачак.
«Аларны уңышлы үткәрү өчен һәркемнең ярдәме кирәк. Без 16 мартта Татар мәдәнияте үзәгендә беренче ифтар уздыру өчен иганә акчасы җыя башлау турында игълан итәбез», - диелә хәбәрдә.