Татарстанда яшәүчеләрнең 85 проценты Россия Президентын сайлауда тавыш бирергә ниятли
Татарстанда яшәүчеләрнең 85 процентка якыны Россия Президентын сайлауда катнашырга ниятли. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, социология фәннәре докторы Мария Ефлова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.
«Татарстанлыларның 85 процентка якыны 15-17 мартта узачак сайлауга барырга әзер», - дип искәртте ул.
Эксперт сүзләренчә, аларның 10 проценты кайсы кандидатка тавыш бирәчәген әле төгәл белми. Президентлыкка кандидатлар арасында гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин – беренче, КПРФ партиясеннән кандидат Николай Харитонов – икенче, ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий – өченче, «Яңа кешеләр» партиясеннән кандидат Владислав Даванков дүртенче урынны били. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы процент нисбәте хакында тулырак язып чыккан иде.
Ефлова билгеләп үткәнчә, әлеге сораштыру Россия Президенты Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать иткәнче һәм кандидатларның ахыргы исемлеген формалаштырганчыга кадәр үткәрелгән. «Шуның нигезендә без республика сайлаучылары тарафыннан электораль теләктәшлекнең артуын фаразлыйбыз», - дип аңлатты КФУ вәкиле.
Сораштыру 2024 елның 30 гыйнварыннан 13 февральгә кадәр КФУның Социологик тикшеренүләр лабораториясе заказы буенча «Җәмәгатьчелек фикере - Татарстан» фонды тарафыннан фатирдан фатирга йөреп анкета тутыру алымы белән уздырылган. Анда республикада яшәүче 1,5 мең кеше катнашкан, статистик төгәлсезлекнең максималь күләме 2,5 проценттан артмый.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән телефоннан сораштыру мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 86 процентына алда торган сайлау хакында хәбәр җиткерелгән. Шул ук вакытта, Татарстанда сайлауда тавыш бирергә ниятләгән кешеләр саны (республикада сораштыруда катнашучыларның 77 проценты тавыш бирергә әзер) гомумроссия күрсәткеченнән артыграк, дип белдерде Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Роднин.
Тикшеренү 15 февральдә 18 яшьтән олырак 1,6 мең россияле арасында үткәрелгән. Сораштыру алымы – телефон аша интервью. Төгәлсезлек 2,5 проценттан артмый.
Роднин ышандырганча, сайлауда тавыш бирергә ниятләгән кешеләр саны мәгълүмати кампания барышында, ягъни сайлау якынлашкан көннәрдә артачак.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда өйдән өйгә йөрүчеләр, сайлау хакында сөйләү өчен, сайлаучылар яшәгән фатирларның 86 процентында булуы хакында хәбәр иткән иде.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелде, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).