Альберт Җәлиловның «Татарстан» җыры «Тынычлык хакына» премиясе призеры булды
Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов һәм композитор Ренат Кармаков «Татарстан» җыры өчен «Тынычлык хакына» премиясенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу җырны Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә яраталар һәм моңа бик тә шатмын. Мин аны Россиянең күп кенә шәһәрләрендә башкардым инде», - диде Җәлилов.
Җыр быелның гыйнварында премия номинациясенә эләккән. Конкурс композицияләре «Әхлаклылык» һәм «Профессионализм» критерийлары буенча ун баллы система буенча бәяләнгән.
«Тынычлык хакына» бәйсез халык интернет-премиясе 2011 елда җырчы Валентина Толкунова һәм язучы Александр Усанин инициативасы белән булдырылган. Ул сәнгать һәм иҗтимагый эшчәнлектә гуманизм өчен тапшырыла.