Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарларына рәхмәт әйтте: Сезнең берләшү илне ныграк итә
Татарстандагы күпмилләтле халыкның һәм республикадан читтә яшәүче татарларның берләшүе Россияне ныграк итә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, XII Татар эшкуарлары җыенында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, шулай дип белдерде.
Телеграм-каналында искәрткәнчә, Россиядә 4200гә якын татар авылы бар, аларның үсеше алдынгы эшкуарлар һәм һөнәрчеләргә бәйле.
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov
«Татарстандагы күпмилләтле халыкның һәм республикадан читтә яшәүче татарларның берләшүе илебезне ныграк итә. Съездда катнашучыларның барысына да рәхмәт!» - дип язган Миңнеханов.