Казахстанда казах халык әкиятләре җыентыгын татар телендә чыгарачаклар
Казахстанда быел татар телендә казах халык әкиятләре җыентыгын чыгарачаклар. Бу хакта Казахстан Республикасы парламенты мәҗлесе рәисе Ерлан Кошанов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Бу Татарстанның яшь укучыларына кызык булыр дип уйлыйм», - диде парламентарий Казанда республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда.
Тиздән Казан үзәгендә Казахстан язучысы һәм шагыйре Абай Кунанбаевка һәйкәл урнаштырылачак, дип өстәде Кошанов.
Аның фикеренчә, бу чаралар Татарстан белән Казахстан яшьләрен якынайтачак. «Бүген яшь буынга безнең мәдәни кыйммәтләрне тапшыру мөһим», - дип ышана Мәҗлес рәисе.
Ул шулай ук татар халкының Казахстанның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын билгеләп үтте.