Сораштыру: Россиялеләрнең 80 проценты Президент сайлауларында катнашачак
Россиялеләрнең 80 проценты РФ Президентын сайлауда тавыш бирәчәкләрен белдерде. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру мәгълүматларыннан билгеле булды. Әлеге сораштыру 2-3 мартта үткәрелде. Анда балигъ булган яшьтәге 1,6 мең граждан катнашты.
Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респондентларның 70 проценты (15 февральдән 3 процентка артты) ил Президентын сайлауда төгәл катнашачагын белдерде, ә 10 проценты ( 15 февральдән 4 процентка кимрәк) катнашырга җыенуын әйтте.
Шулай ук катнашучылардан, «әгәр дә РФ Президентын сайлау якындагы якшәмбедә узган булса, сез кем өчен тавыш бирер идегез», дип сорадылар. Нәтиҗә түбәндәгечә: сораштыруда катнашучыларның 75 проценты Владимир Путин, 6 проценты Владислав Даванков («Яңа кешеләр»), 4 проценты Николай Харитонов (КПРФ), ә 3 проценты Леонид Слуцкий (ЛДПР) өчен тавыш бирергә әзер.