Миңнеханов: Ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләре белән хезмәттәшлек аеруча әһәмияткә ия
Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә сәфәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең илчеләре белән очрашты. Очрашу Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кабул итү йортында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүгенге катлаулы вакытта, халыкара мөнәсәбәтләрдәге кризис шартларында безнең хезмәттәшлек аеруча әһәмияткә ия. Россияне дустанә ислам дөньясы дәүләтләре белән тигез хокуклы диалог һәм партнерлык нигезендә якынаюга ярдәм итәргә омтылу, төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтүгә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне һәм цивилизацияләр диалогын үстерүгә исәп тоту берләштерә», - диде Татарстан Рәисе.
Ул барлык чит ил һәм Россия хезмәттәшләренә «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлегенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2024 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасына 55 ел тула - ул мөселман дәүләтләренең иң зур һәм йогынтылы халыкара берләшмәсе. 2005 елдан Президент Владимир Путин карары белән Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасы күзәтүче булып тора.
«Мөселман илләре белән багланышларны киңәйтү - Россиянең тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе», - диде Миңнеханов.