Түбән Кама районында күп балалы гаиләләр саны арткан
Түбән Кама районында күп балалы гаиләләр саны арткан. Мәгълүмат белән ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәлия Сәгыйтова «эшлекле дүшәмбе» дә таныштырды, дип яза http://nkamsk-rt.ru.
2023 ел нәтиҗәләре буенча районда 4 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өлеше 8 процент тәшкил итә. 15 ел элек мондый гаиләләр 2 процент кына булган.
2023 елда 1 гаиләдә сигезенче бала туган, дүрт гаиләдә 7нче балалар туган, 19 гаиләдә алтынчы бала туган.