Эльмира Зарипова Казан дары заводының хезмәт династияләре вәкилләрен бүләкләде
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казан дары заводының хезмәт коллективы белән очрашты һәм предприятиенең хезмәт династияләре вәкилләрен бүләкләде. Бу хакта ул җитәкли торган ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Предприятие хезмәт династияләре – үзләрен заводка, һөнәргә багышлаган, белем һәм тәҗрибәсен яшь буынга тапшырып, күп еллар республика һәм ил иминлеге хакына хезмәт итүче кешеләре белән дан тота», - дип язган министр Telegram-каналында.
Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында «хезмәткә намуслы мөнәсәбәт, һөнәргә тугрылык, гаиләдә профессиональ традицияләрне тапшыру кебек кыйммәтләрне пропагандалау аерым роль уйный».
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры шулай ук Гордеевлар-Саниннар-Зайцевлар-Нәбиуллиннар-Назаркиннар-Гармашлар гаиләләренең гомуми хезмәт стажы – 475 елга, Салиховлар-Низамиевлар-Шиһаповлар-Хәкимуллиннар гаиләләренең – 455 елга, ә Глебовлар-Кияннар-Артамоновлар гаиләләренең гомуми стажы 330 елга җитүен искәртте.
Зарипова фикеренчә, хезмәт династияләре – «ул заводның горурлыгы гына түгел, ә тотрыклылык нигезе, предприятиенең үз хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре турында кайгырту күрсәткече дә».
Татарстанда Гаилә елына багышланган сайт булдырылган. Анда республикада әлеге тематика буенча планлаштырылган барлык чаралар һәм вакыйгалар хакында белергә, шулай ук ярдәм чаралары турында мәгълүмат белән танышырга мөмкин.