Новосибирскида V Бөтенсебер Коръән укучылар бәйгесе уза
Новосибирск мөфтияте 5-6 мартта шәһәрнең тарихи «Ихлас» мәчетендә бәйге үткәрә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс дүрт номинациядә уза, алар – Коръәнне тулысынча яттан уку, 10 җүзне яттан уку, 30 җүзне яттан уку (балалар өчен), азан һәм икамәт. Аларның һәркайсында жюри һәр хәрефнең дөрес әйтелешен (мәхрәҗ), дөрес укуны (тәҗвид) һәм матур итеп укуны исәпкә ала.
Коръәнне тулысынча яттан укуда җиңүчене кече хаҗга (гомрә) юллама көтә. Һәр номинациядә призлы урын өчен акчалата бүләк каралган.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе составына РФ Диния нәзарәтенең Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Илгизәр Дәүләтшин, РФ Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Дамир Булатов һәм РФ Диния нәзарәтенең Эчке эшләр департаменты җитәкчесе урынбасары Фәнис Атауллин керде.