Русия президентын сайлаган көннәрдә Башкортстанда бүләкләр уйнатачаклар
Сайлауга килеп тавыш биргән башкортстанлыларга QR-кодлы билет бирәчәкләр, ә алар ярдәмендә махсус бүләкләр: смартфоннар, ноутбуклар, самокатлар һәм башка әйберләр отып булачак диелә. Иң зур бүләк - Уфадагы фатирлар белән машинаны 30 апрельгә кадәр уйнатачаклар.