Казанда узачак БРИКС уеннары программасына йога кертелә
Йога БРИКС уеннары программасына керәчәк, Ярышлар Казанда 2024 елның июнендә уза. Бу хакта РФ Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе.
«Казанда БРИКС уеннары булачак. Без анда йоганы керттек һәм «Казан-Арена»да йоганың зур гамәлләрен башкарырга ниятлибез», – дип китерә ТАСС министр сүзләрен.
БРИКС уеннары ТР башкаласында 11-24 июньдә узачак.
Элегрәк ТР спорт министры Владимир Леонов БРИКС уеннарын оештыручылар 71 ил вәкилләре белән аларның спортчыларының ярышларда катнашуы турында сөйләшүләр алып бару турында хәбәр иткән иде.