Татарстанда М7 юлында туктатылган машинада 22 цилиндр шартлаткыч табылган
65 яшьлек пенсионер Владимир Фетисов үзенең Ford машинасында Мәскәүдән Хабаровскига юл тоткан булган. Пенсионер үзе бу әйберләрнең каян килүен аңлата алмаган. Шартлаткыч матдәләрне канунсыз алу, саклау һәм ташу турында җинаять эше ачылган.