Гомрәдә булган ватандашлар мөфти Равил Гайнетдин адресына рәхмәт хаты җибәргән
Россия төбәкләреннән: Мәскәү, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск һәм Пенза өлкәләреннән, Татарстан, Башкортстан һәм Мордовия республикаларыннан булган ватандашларыбыз бу көннәрдә гомрә - кече хаҗ кылалар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында әйтелә.
Хаҗ кылучылар сәфәре Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән уза.
Мәдинәдә ватандашларыбыз гомрәгә әзерләнделәр, Пәйгамбәр мәчете диварларында дога кылдылар һәм шәһәрнең күренекле урыннарына бардылар.
Ильяс хәзрәт Исәняев Пенза өлкәсеннән бер төркем хаҗилар исеменнән мөфти Равил Гайнетдин адресына рәхмәт хаты җибәрде. «Үземнән һәм хаҗилар исеменнән гомрәгә баруыбызга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдингә, шулай ук Пенза өлкәсе Диния нәзарәте рәисе мөфти Ислам хәзрәт Дашкинга аерым рәхмәт», диелгән рәхмәт хатында.
Алар шулай ук Мәдинә шәһәрендә ярдәм иткән дин кардәшләргә дә рәхмәтләрен җиткерәләр, диелгән хәбәрдә.