Казанда «Нәүрүз» VIII Халыкара театр-белем бирү форумы узачак
Казанда 27 майдан 1 июньгә кадәр Татарстан һәм Россиянең мәдәни тормышындагы мөһим вакыйга - «Нәүрүз» VIII Халыкара театраль-белем бирү форумы узачак. Форум катнаш форматта:онлайн һәм офлайн узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Форумда катнашучылар өчен актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика, режиссура, курчак театры режиссеры һәм актерлары сәнгате, сценография, менеджмент һәм PR, сәнгатьчә куелыш һәм театр тәнкыйте буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Быел форумда «Музыкаль театр» һәм «Театр музее һәм архивы: проблемалар һәм үсеш юнәлешләре» буенча ике яңа секция ачылды.
Иҗади секцияләргә педагоглар итеп танылган театр педагоглары һәм эшлеклеләре чакырылган.
Чарада катнашучылар өчен «Нәүрүз» форумы кысаларында узачак Төркия театрлары спектакльләренә, Камал театры, Кече театр тамашаларына бушлай керү күңелле бонус булачак.
Форум дәресләре КФУ, Камал, Кариев исемендәге, «Әкият» курчак театрлары аудиторияләрендә, «Шәрык клубы»нда, М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында, Г.Тукай әдәби музеенда һәм Качалов театры музеенда узачак.