Россия Президентын сайлау көннәрендә 144 илдә 295 сайлау участогы эшләячәк
Россия Президентын сайлау өчен чит илләрдә 295 сайлау участогы ачылды. Алар дөньяның 144 илендә урнаштырылды. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Павел Андреев хәбәр итте.
«Россия территориясеннән читтә 144 чит дәүләттә 295 сайлау участогы оештырылган, шул исәптән Байконур шәһәре территориясендә 7 сайлау участогы эшләячәк», - дип РИА «Новости» спикерның сүзләрен китерә.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.
Искәртик, Казанда 466 сайлау участогында тавыш бирергә була, шуларның 31е вакытлыча булу урыннарында урнашкан. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 927,6 мең сайлаучы исәпләнә, шуларның 24,3 меңе беренче тапкыр тавыш бирәчәк.