Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2024

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Рамазан аенда намаз укучыларга караганда ураза тотучылар күбрәк

0
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Рамазан аенда намаз укучыларга караганда ураза тотучылар күбрәк

«Туган авылым» комплексында ифтар кичәсе оештырылды. Кичәдә җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, депутатлар, журналистлар, консуллар катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, Казанда барлыгы 81 мәчет бар, былтыр шуларның 23сендә ураза вакытында Коръән укылган булган. «Кичә 36 мәчеттә Коръән укылды. Үсеш бар, дигән сүз. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) ураза ае турында болай әйтә: «Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә», - ди. Шул нисбәттән, башка айларга караганда Рамазан аенда ураза тоту җиңел. Саваплар да арттырылып бирелә – бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте», - диде ул.

«Рамазан аенда намаз укучыларга караганда ураза тотучылар саны күбрәк, ягъни намазга басмасалар да, ураза тоталар. Кичә тәравих намазында мәчеттә булдык, мәчет тулы иде. Залдагыларның күбесе яшьләр иде – шунысы сөендерә. Рамазан ае дәвамында барыгызны да чакырып калабыз, кайсы мәчетләрдә ифтар үтә – Татарстан Диния нәзарәте сайтында мәгълүмат урнаштырылды», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Шуңа игътибар итәм: соңгы елларда ифтарлар үткәрү традициясе үсеш алды. Ифтарда дуслар, танышлар, туганнар җыела – шуның белән дә ул кешеләрне берләштерә. Бик күркәм мәҗлесләрнең берсе ул. Гаилә елы уңаеннан, «Туган авылым»да балалар ифтарын үткәрергә ниятлибез, республикакүләм ифтарга да әзерлек эшләре башланды. Узган ел ифтар үткәргән көннәрдә Төркиядә җир тетрәү булган иде, быел үткәреләчәк фэшн-ифтар кичәсендә без Палестина темасын күтәрергә телибез», - диде журналистларга «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов.

Ифтар кичәсенә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килгән иде, ул мөселман кардәшләргә теләкләрен әйтте. «Изге, матур айга кердек. Изгелекләр, игелекләр эшләп калырга киңәш итәм. Үземне биш вакыт намазда һәм ураза тота торган кеше дип әйтә алмыйм. Бу айда үзеңне мохтаҗлар хәленә куеп карыйсың. Бу ай һәрберебезне мәрхәмәтлерәк итә», - диде ул.

«Ураза тотучыларга сабырлык телим. Күпләр өчен бу сынау булып тора, үз-үзеңне җиңәргә кирәк бит әле. Һичшиксез, тәүбә итү дә кирәк. Физик һәм башка яктан үз-үзеңне җиңеп, ислам кануннары кушкан тыюларга буйсына белергә өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, түземлек телим. Күбрәк мәрхәмәтле булып калырга тырышсак иде», - диде Марат Әхмәтов.

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин Рамазан аен Аллаһы Тәгаләгә якыная торган, дөнья мәшәкатьләрен оныта торган ай дип билгеләп үтте. «Шуңа күрә бу айны бик шатланып каршы алабыз, Рамазан ае безнең өчен бәйрәм кебек кабул ителә. Рамазан аенда үтәлергә тиешле төп таләпнең берсе – ураза тоту. Уразаны без тәкәбберләнмичә, Аллаһы Тәгалә өчен тотарга тиеш», - диде ул.

«Ураза аенда бергәләп җыелышабыз, бәлеш пешереп ашыйбыз. Ифтарларда дуслар, туганнар белән күрешәбез», - диде эшмәкәр Алмаз Зыятдинов.

«Рамазан – гаиләбез өчен бәйрәм ае. Гаиләбездә шундый гадәт бар: тәравих намазына бергәләп барабыз, Рамазан ае дәвамында Казанның төрле мәчетләрендә укырга тырышабыз. Кечкенәдән үк әти-әнигә ияреп намаз укырга өйрәнгән идек, инде хәзер үзебез дә балаларга шушы гадәтләрне өйрәтәбез», - диде ифтарга гаиләсе белән килгән Хәйдәр Камалетдинов.

Ифтар мәҗлесендә Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Ильяс Халиков һ.б. чыгыш ясады.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Москва

Новые городские проекты в сотрудничестве с парком Юрия Лужкова готовит Фонд Юрия Лужкова


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Алла Пугачёва

Исполнительницу Аллу Пугачеву на официальном уровне признали в Израиле




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Пензенские регбистки выиграли первенство России

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро


WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Первый международный день медитации состоится в «Царицыне». Relax FM приглашает



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России