Равил Гайнетдин тантаналы шартларда «Рамазан чатыры»н ачты
Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин тантаналы шартларда «Рамазан чатыры»н ачты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Унтугызынчы «Рамазан чатыры» 9 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Катар, Иран, Индонезия һәм БДБ илләре катнаша. Проект тарихында беренче тапкыр Кырым Республикасының да катнашуы көтелә.
Бер ай эчендә «Рамазан чатыры» дистәләрчә мең кунакны кабул итәчәк. Биредә изге Рамазан аенда ураза тотучы мөселманнарны колач җәеп көтәләр. Хәйрия ифтарлары уздыру проектның нигезен тәшкил итә. Өстәмә рәвештә бер ай буе чатыр мәйданчыгында ифтар-бокслар таратылачак.
«Рамазан чатыры»ның мәдәни-агарту программасы мөһим тема - Россиядә игълан ителгән Гаилә елы билгесе астында уза. Һәр кичтә чакырылган спикерлар – дин белгечләре, психологлар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр – заманча гаилә өчен актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Рамазан чатыры» 13-14 апрельдә Мемориаль мәчет янындагы мәйданда Ураза бәйрәме уңаеннан шәһәркүләм гаилә фестивале белән төгәлләнәчәк.