БМО Генераль секретаре: Рамазанны хөрмәтләргә, Газа секторында атышны туктатырга чакырам
БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш Рамазанны хөрмәтләргә һәм изге айда Газа секторы белән Суданда атышны туктатырга чакырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул шулай ук тиешле тизлектә һәм күләмнәрдә гуманитар ярдәм китерү өчен барлык каршылыкларны бетерергә өндәде.
«Газа секторында, Суданда һәм башка урыннарда тынычлык вакыты җитте. Мин сәяси, дини һәм иҗтимагый лидерларны әлеге изге чорны эмпатия, гамәлләр һәм тынычлык вакыты итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә чакырам», - дип искәртте Генераль секретарь.
Өстәвенә, спикер фикеренчә, Рамазан хөрмәтенә анклавтагы барлык тотыкларны азат итәргә кирәк. Ул тиздән башка диннәрне тотучыларның да бәйрәмнәре җитәчәген билгеләп үтте. Әйтик, христианнарда Пасха (5 май) якынлаша, ә яһүдләр Песахны бәйрәм итәчәк.
Искәртеп узабыз, мөселманнар 10 мартта кояш бату белән Рамазан аен каршы алды. Алдагы 30 көн дәвамында алар таң атып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән тыелып торачак. Рамазан ае төгәлләнгәч, Ураза бәйрәме (10 апрель) җитә, ул өч көн дәвам итәчәк.
Элегрәк Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда ураза тотучылар намаз укучылардан күбрәк дип белдергән иде.