Хоккейчы Данис Зарипов Рубежное халкына спорт белән шөгыльләнү өчен форма тапшырды
Татарстаннан биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов һәм Россиянең җиңел атлетика буенча атказанган тренеры Ольга Павлова Рубежное халкына волейбол, футбол, баскетбол командалары өчен спорт формалары һәм Данис Зариповтан шәхсән балалар киемнәрен тапшырды.
Моннан тыш, Зарипов Рубежное шәһәрендә танылган совет комедияләренең берсе герое Максим Перепелицның адашын очратты. «Ак Барс»ның легендар капитаны ул малай белән Россиянең яңа шәһәре гуманитар үзәгенә сәфәре вакытында танышкан.
Данис шәхсән үзе һәм хатыны исеменнән малайның әнисенә балалар аяк киеме һәм спорт костюмын тапшырды.
Шәһәргә сәфәре азагында Татарстан вәкилләре госпитальләрнең берсендә булды һәм хәрби табибларга медикаментлар тапшырды.
Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнгән.