Лениногорскида «Ярату һәм догалар белән» төркеме чираттагы гуманитар ярдәм җыюда катнаша
Лениногорскидагы «Ярату һәм догалар белән» («С любовью и молитвами») волонтер төркеме эшчәнлеге хәзерге вакытта киң үсеш алды. Алар носки-оекбашлар бәйләү белән чикләнеп калмыйча гына, коры душ та, яралар төзәтү өчен мазьлар да ясыйлар һәм гуманитар йөк белән озаталар. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Безнең төркемдә – күпчелеге олы яшьтәге апалар, пенсионерлар, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләре. Илдә барган борчулы вакыйгаларга битараф булмыйча, андагы солдатларыбызга ярдәм итү теләге берләштерде безне», - дип сөйли төркемнең җитәкчесе Эльмира Уламасова.
«Ярату һәм догалар белән» волонтер төркемендә 74 актив кеше санала. Эльмира ханым әйтүенчә, төркемдә һәрберсе кулыннан килгәнчә булышу ягын карый.
«Ярату һәм догалар белән» төркеме 23нче гуманитар йөкне озатты. Хәзер чираттагы озатуга әзерләнәләр. Бүгенге көндә аларга ситсы тукымалар, сырлы (вафельный) сөлгеләр, шулай ук эчке киемнәр, аяк киемнәре, памперслар, пеленкалар, медицина пирчәткәләре, төрле размердагы пластырьлар, дарулар кирәк.
Шулай ук итле консервация, тәм-томнар да бик урынлы булачак. Ярдәм итүнең төрле ысуллары өчен алар шат кына булачак. Тулырак мәгълүматны Эльмира Уламасовадан, 8987-29-48-479 телефоны аша белешергә була.