Татарстан субсидиясе хисабына төшереләсе кинопроектлар сайланды
Татарстан субсидиясе хисабына төшереләсе ун фильмның тугызы билгеле –питчингта тәкъдим ителгән кинопроектларның күпчелеге экспертлар тарафыннан хупланды.
2024 елда ТР Мәдәният министрлыгы 10 фильм төшерү өчен 8 млн сум акча бирергә планлаштыра. Тематик планда төрле жанрлар - документаль, нәфис, анимацион фильмнар каралган иде. Фильм проектлары өчен биреләчәк субсидияләргә коммерцияле булмаган оешмалар дәгъва итә ала.
«Татаркино» оешмасы оештырылуның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үткәрелгән кинопроектлар питчингында түбәндәге проектлар яклау тапты:
Матди булмаган мәдәни мирас объектларына багышланган фильм-демонстрация - кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум) – «Сосна чабатасы, «Дастан» креатив индустрияләр оешмасы (режиссер – Рәдиф Кашапов).
Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган тулы метражлы документаль фильм (1 млн сум) – «Назначение», «Регион-Кино» оешмасы (режиссер – Алексей Барыкин).
А.С. Пушкинның 225 еллыгы уңаеннан «Пушкин в Казани» тулы метражлы документаль фильм (1 млн сум) – «Не напрасно посетил эту сторону: история Пушкина в Казани», «Ценим жизнь» оешмасы (режиссёр – Андрей Живаго, продюсер Тимур Нуртдинов).
Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан аның әсәрләре буенча тулы метражлы нәфис фильм (2 млн сум) – «Байдек», «Центр поддержки национальных проектов» оешмасы, (режиссёер – Марсель Мәхмүтов).
Гаилә кыйммәтләренә багышланган кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум) – «Алга?», «Дастан» креатив индустрияләр оешмасы (режиссер – Айдар Гайнуллин).
Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум) – «Сильнее слова», Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды (режиссер, редактор - Ильзира Юзаева).
Анимацион кино – милли эпосларны экранлаштыру (1 млн сум) – «Алмуш турында сөйләк», «Татармультфильм» (продюсер - Азат Ганиев).
Социаль роликлар циклы (юл йөрү кагыйдәләренә, әйләнә-тирә табигатьне саклауга багышланган, хокук бозулар профилактикасы, терроризм һәм экстремизм профилактикасы) - кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум) – «Твоя реальность», «Детские надежды» хәйрия фонды (режиссер – Ирина Локтева).
Татарстан Республикасы халыкларының язма мирасына багышланган кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум) – «Әлифба», Татарстан кинематографистлар берлеге (режиссер Илдар Ягъфәров).
Республиканың балалар һәм яшьләр театр студияләренә багышланган кыска метражлы документаль фильм (500 мең сум) номинациясе буенча кергән проект әлегә кабул ителмәде.
Кинопроектларны питчингның экспертлар комиссиясендә Юнир Əминев, Елена Борисова, Екатерина Головня, Наталья Иванова, Бәхтияр Измайлов, Алексей Тельнов, Елена Фисенко, Дмитрий Якуниннар бар иде.