Вильнюста Навальныйның көрәштәше Леонид Волковка һөҗүм иткәннәр
Аның "машина тәрәзәсен чүкеч белән ватып, күзенә газ сипкәннәр, шуннан соң һөҗүм итүче Леонидны чүкеч белән кыйный башлаган" диелә. Башкортстанның "Техас Хабирова" Telegram-каналы бу уңайдан "Коллаборационист Габбасовка зур сәлам. Тиздән аның хурлыклы азагы җитәчәгенә шикләнмибез" дип язды.