Үзәк Банк: Инфляцияне киметү өчен катгый акча сәясәтен дәвам итәчәкбез
Инфляциядән басымны киметү һәм «рубльнең бәясен төшерү» буенча куелган максатларга ирешү өчен, Үзәк Банк билгеле бер вакыт дәвамында катгый акча-кредит сәясәтен алып баруын дәвам итәчәк.
«Трендлар нәрсә турында сөйли» бюллетенендә билгеләп үтелгәнчә, инфляция кимү һәм инфляция көтү тотрыклы кимегәндә, акча-кредит шартларының катгыйлыгы (ягъни шул ук процент ставкалары һәм кредит алу буенча активлык) әкренләп төп ставканы киметергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Үзәк Банкның директорлар советы соңгы утырышында ставканы үзгәрешсез калдырырга карар иттеләр – ул 16 процент. Шул ук вакытта 22 мартта Үзәк кредит оешмасында төп ставка буенча чираттагы җыелыш узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аналитиклар Үзәк Банк төп ставкасын саклаячак яки киметәчәк дигән фараз бирде инде.
Үзәк Банк фаразлары буенча,инфляция 2024 елда ук 4-4, 5 процентка кадәр кимиячәк. Өстәвенә, киләсе елларда ул 4 процент дәрәҗәсендә тотрыклы булуы көтелә.